23 сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 13 нче социаль участогында зарарлы гадәтләрне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында 18 яшүсмер арасында «Җенси юл белән күчүче чирләр – мәхәббәт диңгезенең су асты ташлары» дигән чара уздырды. Максат: җенси юл белән тапшырыла торган авыруларны профилактикалау.
«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курс кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы социаль участокта 30 бала өчен «Яшьләр субкультуралары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрне социаль-куркыныч мохиткә җәлеп итүгә комачаулаучы тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык тәрбияләү.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 24 сентябрь көнне белгечләр өчен «Тулы тынлыкта...» дип исемләнгән мәгълүмати-методик сәгать узды.
23 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова балигъ булмаган тугыз бала өчен «Әйләнә-тирә кешеләр белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасыннан «Аңлау юлында» дигән дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларда әйләнә-тирә кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуга омтылыш формалаштыру.
Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында 22 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт алучы 9 бала өчен «Антитеррор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес балаларда «терроризм», «террорист» төшенчәләрен формалаштыру һәм терроризмга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу максатыннан үткәрелде.
2021 елның 23 сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатының кече төркем тәрбиячесе Шакирова Эльмира Данил кызы «Күңелле гөмбәчекләр» темасына дәрес үткәрде.
Наркомания, ВИЧ/СПИД, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында 22 сентябрьдә Кама Аланы район хастаханәсенең шәфкать туташы Татьяна Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсында 15 яшүсмер белән очрашты. Әңгәмәнең максаты: хәвеф-хәтәр зоналарында булган хәлләрне бәяләргә һәм саклык чараларын үтәргә өйрәтү.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 21 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Дөнья халыклары уеннары» дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Чараның максаты: әйләнә-тирәлек турындагы белемнәрне киңәйтү, башка халыкларның мәдәнияте белән танышу.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында “Ябык әйләнештән чыгу” клубында “Минем хокукым бар” дигән төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты: үз-үзеңне кабул итү законлы булган кыйммәтләр системасын ныгытуга ярдәм итү.