«Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» дигән курс кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Гөлнара Гизатуллина 10 нчы социаль участокта 30 бала өчен «Яшьләр субкультуралары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: яшүсмерләрне социаль-куркыныч мохиткә җәлеп итүгә комачаулаучы тормыш кыйммәтләрен формалаштыру, үз-үзләрен тотышлары өчен җаваплылык тәрбияләү.
Дәрес башында белгеч катнашучылар белән «субкультура» һәм «Яшьләр субкультурасы»дигән темага әңгәмә үткәрде. Алга таба күнегүләр барышында балалар бер-берсе белән түбәндәге рәвештә таныштылар: әйләнә буенча исемнәрен балачакта атаган кебек атадылар һәм киләчәктә ничек атаячаклар икәнен әйттеләр. Белгеч балаларга исемнең һәрберебез өчен теге яки бу кешене, шулай ук туганда бирелә торган һәм гомер буе озата бара торган сүз икәнлеген аңлатты. Ул кешенең ничек үсүенә карап үзгәрә: исем безнең белән бергә үсә. «Юл чаты» күнегүендә һәркем аның өчен нинди тормыш юлы кызыклы булуын хәл итте һәм алар ни өчен нәкъ менә шундый юлны сайладылар икәнен сөйләделәр.
Яшьләр субкультуралары турындагы видеофильмны карагач, балалар нәтиҗә ясадылар: һәр кеше үзе ничек яшәргә һәм нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеген үзе генә хәл итә. Иң мөһиме-дөрес юл сайлау.