Экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау эше кысаларында 22 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт алучы 9 бала өчен «Антитеррор» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәрес балаларда «терроризм», «террорист» төшенчәләрен формалаштыру һәм терроризмга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре белән танышу максатыннан үткәрелде.
Социаль педагог балаларга мондый террорчыларның кем булуы, кешеләргә карата нинди гамәлләр кылулары, үзеңне ничек сакларга һәм хокукка каршы гамәлләр кылуны ничек бетерергә кирәклеге турында сөйләде. Фикер алышу барышында балалар ишеткәннәре турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Барлык балалар да хокукларны чикләү һәм бигрәк тә кешеләр тормышын мәхрүм итү иң куркыныч җинаять дип санауларын, моның өчен җәза мәҗбүри булырга тиешлеген исәртеп үттеләр. Андый кешеләргә аклану булырга тиеш түгел. Шулай ук әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар белән карарга, кирәк очракта, куркудан һәм паникадан башка эш итәргә кирәк, дип игътибар иттеләр.
Фикер алышудан соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр: әңгәмә тематикасы буенча рәсемнәр ясадылар һәм буядылар.