26 сентябрьдә дөньяда Халыкара чукраклар көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җирдә һәр унынчы кешенең ишетү проблемалары бар. Кеше ишетүен җәрәхәт, авыру нәтиҗәсендә югалтырга мөмкин яки ул тмыштан начар була.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә 24 сентябрь көнне белгечләр өчен «Тулы тынлыкта...» дип исемләнгән мәгълүмати-методик сәгать узды. Белгечләр дөньяда саңгыраулык белән авыручыларны реабилитацияләү буенча төрле программалар эшләвен, алар белән аралашу өчен махсус приборлар барлыгын, аларның «үз» теле, махсус мәктәпләре, кызыксыну буенча үз берләшмәләре барлыгын белделәр, саңгыраулар белән аралашу кагыйдәләре турында белделәр.
Бу проблемага игътибар бирү мөһим һәм кирәк тә, чөнки саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ.