«Минем Туган ягым»

2021 елның 24 сентябре, җомга
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 23 нче сентябрь көнне 9 нчы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская «Татарстан – минем горурлыгым» программасыннан «Минем Туган ягым» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Максат: туган як турында белемнәрне киңәйтү, ватанпәрвәрлек, үз илең, халкың өчен горурлык хисе тәрбияләү. Әлеге чарада 20 бала катнашты. Дәрес башында балалар «ТАССР тарихы» дигән документаль фильм карадылар. Катнашучылар Республиканың барлыкка килү тарихы, аның үсеше, тарихи вакыйгалар турында белә алдылар. Балалар Татарстанның истәлекле урыннары, гореф – гадәтләре, символлары, мәдәният үзенчәлекләре белән таныштылар, башкала-Казан шәһәре турында сөйләштеләр. Соңыннан белгеч балаларга Түбән Кама шәһәренең истәлекле һәм яраткан урыннары турында сөйләргә тәкъдим итте.  Барлык балалар да әлеге чарада актив катнаштылар һәм кызыклы чара өчен рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International