«Дөнья халыклары уеннары»

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 21 нче сентябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова «Дөнья халыклары уеннары» дигән күңел ачу чарасы үткәрде. Чараның максаты: әйләнә-тирәлек турындагы белемнәрне киңәйтү, башка халыкларның мәдәнияте белән танышу.

     Чара башында социаль педагог балаларның һәм өлкәннәрнең игътибарын төрле халык уеннарының хәрәкәтчән, команда һәм логик төрлелегенә юнәлтте. Уен халыкның үзенчәлеген һәм мәдәниятен чагылдыра дип сөйләде. Чара барышында балалар һәм аларның әти-әниләре «Тимербай» татар халык уенын уйнадылар, анда хәрәкәтчәнлек һәм зирәклек күрсәттеләр; Белорус һәм Латвиянең «Гуси ляцяць» (Казлар оча) һәм «Целетайс» (сәяхәтче) халык уеннары оештырылды. Катнашучылар кошлар һәм шәһәрләрнең исемнәрен ничек яхшы белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук Латвиянең «Кайминь, максат року» халык уенында (күрше, кулыңны күтәр) игътибарлырак булырга, Удмуртиянең “Кышетзншудон” халык уенында (яулыклы уен) катнашып, йөгерүдә ярыша алдылар.

    Вакыт күңелле һәм сизелмичә дә узды. Балалар һәм өлкәннәр энергия һәм яхшы кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International