ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2021 ел
җомга

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коммуникатив сәләтләрне үстерү буенча тренинг узды. Тренингта социаль хезмәт алучылар катнашты.


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

10 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты-үз-үзең белән, үз хис-тойгыларың белән идарә итү.

2021 елның 11 ноябрендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның "Шәфкатьлек" бүлегендә  тәрбияче Тимергалиева А.Н.  "Балалар әкият ясый" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрде.

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина шушы көннәрдә «Сенсор тәрбияләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның әти-әниләрекатнашты. Дәреснең максаты булып гомуми һәм вак моториканы үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, предметларны һәм матдәләрне сенсорлы танып белүне камилләштерү торды. 

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә балигъ булмаганнар арасында мәрхәмәтсез карашны кисәтү буенча эш кысаларында 10 ноябрь көнне «Якын кешеләр» клубында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр арасында психолог Наталья Емельянова «Үзара аңлашу юлында юл күрсәткече» дигән темага дәрес үткәрде.Әлеге чараның максаты-гаиләдәге микроклиматны яхшырту.


10
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

9 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 7 балигъ булмаган бала өчен ТР Конституциясе көненә багышланган чара уздырды. Дәрес балаларда Конституциянең һәм Татарстан Республикасының дәүләт символларының асылын һәм әһәмиятен аңлау, хөрмәт, горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

9 нчы ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Тукымадан чәчәкләр ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара тукымадан чәчәкләр ясау максаты белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар арасында узды.


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина 8 ноябрьдә «Татарстан Республикасы Конституциясе» дигән дәрес үткәрде. Чарада 13 балигъ булмаган бала катнашты. Дәрес балигъ булмаганнарда ТР Конституциясенең асылын һәм әһәмиятен аңлауга, хөрмәт, горурлык, патриотизм һәм гражданлык үзаңын тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.


8
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева 19 нчы социаль участокта Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган «Фән, кеше мәдәнияте феномены» дигән чара уздырды. Чарада 10 балигъ булмаган бала катнашты. Ул Ватан һәм дөнья фәне казанышларын пропагандалау юлы белән танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова наркоманияне кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Сәламәт бул» дип аталган акция уздырды. Акция Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International