«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина шушы көннәрдә «Сенсор тәрбияләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның әти-әниләрекатнашты. Дәреснең максаты булып гомуми һәм вак моториканы үстерү, хәрәкәтләрне координацияләү, предметларны һәм матдәләрне сенсорлы танып белүне камилләштерү торды.
Төркемдә алга таба бердәм эшләү өчен үзара мөнәсәбәтләрне һәм үзара аңлашуны җайга салу өчен, дәрес башында «Бу - мин» күнегүе үткәрелде. Дәрес вакытында балалар гадәти булмаган рәсемнәр ясадылар, гади пирамидалар җыю күнекмәләрен ныгыттылар. Бу күнегүләрнең барысы да моторика һәм сенсор хисләрне үстерүгә юнәлдерелгән иде. Нәниләр әле кечкенә булганлыктан, әниләр балаларына ярдәм итәргә һәм аларга булышырга тырыштылар. Шулай ук балалар бик яратучы физкультура һәм музыка күнегүләрен дә теләп башкардылар.
Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: "Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Бу сезнең өчен авыр булып чыктымы һәм ни өчен?» кебек сорауларга җавап бирделәр. Психолог ата-аналарга сабыйлары белән кул моторикасын үстерүгә ешрак шөгыльләнергә киңәш итте, чөнки бу баланың гомуми үсеше белән бәйле.