«Сәламәт бул»

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова наркоманияне кисәтүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, җәмәгатьчелек игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Сәламәт бул» дип аталган акция уздырды. Акция Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында үткәрелде.

Акция барышында белгеч наркотик, алкоголь, тәмәке куллану нәтиҗәләре турында, хокук саклау органнарының һәм ышаныч телефоннарының контакт мәгълүматлары, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча файдалы киңәшләре булган тематик листовкалар һәм буклетлар таратты. Әңгәмә вакытында ул киңәшләр бирде, ничек итеп “юк!” дип әйтергә кирәклеген аңлатты.

Белгеч барысын да уяу булырга һәм читтә калмаска чакырды. «Кайнар линия» телефонына кергән теләсә нинди мәгълүмат игътибарсыз калмый, һәр хәбәр тикшерелә икәнлеген искәртте. Һәм бу социаль акция -  һәр кешегә наркомания проблемасын аңлату, аның күп кешене үз эченә алган хәвеф-хәтәрләр икәнлеген җиткерергә тырышу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International