ТР Конституциясе

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

9 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарны патриотик рухта тәрбияләү эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Гөлназ Веселовская 7 балигъ булмаган бала өчен ТР Конституциясе көненә багышланган чара уздырды. Дәрес балаларда Конституциянең һәм Татарстан Республикасының дәүләт символларының асылын һәм әһәмиятен аңлау, хөрмәт, горурлык, патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Балалар үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында сөйләштеләр, ни өчен алар үтәлергә тиеш соравына дөрес җавап эзләделәр: Татарстан флагы нинди төсләрдән тора, б аның төсләре нәрсәне символлаштыра, гербтагы сурәтләр нәрсәне аңлата һ.б. Шулай ук балалар Конституция - дәүләтнең төп законы һәм анда Татарстан халкы яши торган кагыйдәләр язылган икәнен белделәр.

 Очрашу ахырында катнашучылар башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итәргә һәм бер-берсенә яхшы мөнәсәбәттә булырга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International