9 нчы ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова «Тукымадан чәчәкләр ясау» дигән темага дәрес үткәрде. Әлеге чара тукымадан чәчәкләр ясау максаты белән социаль хезмәт күрсәтүдә торучы хатын-кызлар арасында узды.
Хатын-кызлар бу дәрестә тукымадан, бәйләү җепләреннән һәм тасмалардан оригиналь чәчәкләр ясау белән шөгыльләнделәр. Белгеч хатын-кызларга чәчәкләр ясау ысулларының бик күп булуын аңлатты. Катнашучыларга тукымадан чәчәкләр аеруча ошады. Үз куллары белән ясалган чәчәкләр йорт интерьерын бизәү өчен оригиналь декор һәм әниләр көненә менә дигән бүләк була ала.
Бу дәрестә катнашучылар чәчәкләр әзерләүгә иҗади якын килделәр, яңа тәҗрибә һәм процесстан ләззәт алдылар.