2021 елның 11 ноябрендә "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты"ның "Шәфкатьлек" бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Балалар әкият ясый" дигән рәсемнәр конкурсы үткәрде.
Максат: балаларда әкиятләргә карата кызыксыну уяту, сәнгатькә уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү.
Балалар бик күп әкиятләр беләләр, һәрвакыт аларны зур кызыксыну белән тыңлыйлар, яратып сөйлиләр һәм рәсемнәрен ясыйлар. Бүген дә эш кайнап торды. Балалар бик тырышып, яратыкан әкият геройларының рәсемнәрен ясадылар. Бигерәк тә "Йомры икмәк", "Теремкәй", "Алтын балык" әкиятләрен үз иттеләр. Конкурс азагында нәтиҗәләр ясалды, балалар канәгать калдылар.