ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2021 ел
җомга

2021 елның 5 ноябрендә «Югары Утар балалар интернат –йорты» нда тәрбияче Тимергалиева Р. Ул " минем Туган илем-Россия»темасына рәсем конкурсы үткәрдем


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Россиянең Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында 3 ноябрьдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән берлектә «Без бергә-без бердәм!» дип аталган акция үткәрделәр. Акция Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәдә үткәрелде, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, хәзерге кеше өчен аның әһәмияте белән танышу максаты белән оештырылды.

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без көчле бердәм рухлы" дигән патриотик чара. 2021нче елның 3 ноябрь көнне "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортын"да тәрбияче Исмәгыйлова Э. Х. җитәкчелегендә халыклар бердәмлегенә багышланган " Без көчле бердәм рухлы " дигән патриотик чара үткәрелде. Барысы 16 бала катнашты.

2
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

1-нче ноябрь көнне, “Югары Утар балалар йорты-интернаты” тәрбиячесе, Рәмзия Сафина “Төрледән-төрле курчаклар” дип исемләнгән уен программасы үткәрде.


1
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү эше кысаларында 29 нчы октябрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган «Ватылган язмышлар чоры» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде.12 нче социаль участокта үткәрелгән чара Россия тарихының «куркыныч» битләре белән танышуга, үз илебез гражданнарына карата дәүләт законсызлыгының ярамавы турында күзаллауга юнәлдерелгән иде.


29
октябрь, 2021 ел
җомга

2021 нче елның 29 нчы октябрь көнне Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар йортында "Шәфкать" бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. "Мин нәрсә тоям?" дип исемләнгән  тактиль хисләрне үстерү өчен уеннар үткәрде. 

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Социаль актив» проектының партнеры булды. Проект Идел буе халыкларының мәдәни, тарихи һәм гаилә кыйммәтләренә җәлеп итү юлы белән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне уңышлы социаль тернәкләндерүдә һәм адаптацияләүдә ярдәм итү өчен «Социаль актив» ял үзәге булдыруга юнәлтелгән.

28 октябрь көнне «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең әхлакый аспектлары” программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова 15 яшүсмер белән «Әтиләр һәм балалар» дигән чара үткәрде. 12 нче социаль участокта узган чара балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлдерелгән иде.


28
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

“Югары- Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” “Хисләрне рәсемгә төшерәбез”исем астындагы шөгыль.

2021 елның 28 ​​октябрендә  тәрбияче  Эзекова Э  "Югары –Утар психик тайпылышлары булган гражданнар очен балалар интернат йортында”. “Хисләрне рәсемгә төшерәбез  " темасы астында шөгыль оештырылды.

20-25 октябрь көннәрендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторлары Ләйсән Суниева һәм Ирина Кожевникова состоящих социаль хезмәт күрсәтелүче балигъ булмаганнар арасында «Мин кем булам?» дип аталган рәсем конкурсы үткәрделәр. Конкурс иҗади сәләтләрне үстерү, иҗади потенциалны ачу һәм балаларның иҗатка омтылышын хуплау максатыннан үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International