Коммуникатив сәләтләрне үстерү буенча тренинг

2021 елның 12 ноябре, җомга

«Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә коммуникатив сәләтләрне үстерү буенча тренинг узды. Тренингта социаль хезмәт алучылар катнашты.

Чара барышында катнашучылар бер-берсе турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, аралашырга өйрәнделәр, үзара хезмәттәшлек иттеләр. Тренингта бер-береңә күбрәк ышанырга, башкаларга колак салырга һәм кешеләргә карата мәрхәмәтле караш күрсәтергә өйрәнделәр. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә катнашучылар аралашу – уңышлы хезмәттәшлекнең нигезе, анда төп рольне сүз уйный дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә аралашу процессының мөһим өлеше-тыңлый белү. Чара күңелле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International