10 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Аеклык ноктасы» клубының чираттагы дәресен үткәрде. Әлеге чараның максаты-үз-үзең белән, үз хис-тойгыларың белән идарә итү.
Дәрес вакытында үткәрелгән күнегүләр (“Марионетка белән импровизация”, “көч”, “мин алам”, “бәйләүче җеп”) җыелучыларга үз фикерләрен, хисләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирде.
Дәрес ахырында кайбер катнашучылар барлык күнегүләрнең дә бик файдалы булуын таныдылар. Алар үзләре, үз тормышлары турында көн саен тискәре фикерләр ташкынын «туктатырга» һәм алар белән булачак уңай үзгәрешләр өчен «яңарырга» мөмкинлек бирде. Тискәре хис-тойгыларга бирелмәс өчен һәм тирә-юньдәгеләр белән гармонияле мөнәсәбәтләр кору өчен, барлык катнашучылар «эчке хаосны туктатырга» дигән белешмәлек алдылар.