18 ноябрьдә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Дөрес булмаган аралашу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның дөрес булмаган ысуллары турында төшенчә формалаштыру; вербаль булмаган компонентлар буенча башка кешенең торышын билгели белү сәләтен үстерү торды.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында 18 нче ноябрьдә «Синең хокукың бар» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларның хокуклары белән танышуга, хокукый культураны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәрескә 9 бала килде.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева 17 ноябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында «Балчык белән танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Балчык белән эшләү алымнарына өйрәтү, сенсор хисләрен үстерү, иҗади караш, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылган чара мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашында узды.
Наркомания,ВИЧ/СПИД, җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында 17 ноябрьдә «Без сәламәт киләчәк өчен» дигән темага лекция үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы халкы арасында социаль-әһәмиятле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында ВИЧ/СПИД/ җенси юл белән күчүче чирләрнең таралу проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан үткәрелгән чарада 15 яшүсмер катнашты.
«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 18 ноябрь көнне «Арт-терапия ярдәмендә хәвефне бетерү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Арт-терапия ярдәмендә эчке һәм тышкы борчуларны җиңүгә юнәлдерелгән чарада инвалид балаларның ата-аналары катнашты.
17 ноябрь көнне начар гадәтләрне кисәтү һәм тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта «Рәхмәт, тәмәке тартмыйм!» дип аталган чара үткәрде. Чара 12 балигъ булмаган яшүсмер арасында узды.
Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында 18 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Гаиләдә һәм мәктәптә көч куллану» курсыннан «Яшьтәшләр белән мөнәсәбәтләрне формалаштыру» дип аталган төркемле дәрес уздырды. Әлеге чараның максаты-төркем бурычларын хәл иткәндә нәтиҗәле үз-үзеңне тоту, дөрес аралашу күнекмәләрен ныгыту.
18 ноябрьдә 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Гомуми эш» гомумроссия проекты кысаларында балигъ булмаганнар арасында дәрес үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше һәм җаваплы гражданлык позициясенең әһәмиятен аңлауга юнәлтелгән «Куркыныч бату» дип аталган чара үткәрелде. Алкогольле әйберләр куллануның зыяны турында дөрес күзаллауга юнәлдерелгән чарада 12 бала катнашты.