Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева 17 ноябрь көнне «Кул эшләре әлифбасы» арт-остаханәсе кысаларында «Балчык белән танышу» дигән төркемле дәрес үткәрде. Балчык белән эшләү алымнарына өйрәтү, сенсор хисләрен үстерү, иҗади караш, вак моториканы үстерү максатыннан оештырылган чара мөмкинлекләре чикле 10 балигъ булмаган бала катнашында узды.
Төркем дәресе башында катнашучылар видеороликлар карадылар һәм балчык үзенчәлекләре, аны эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә куллану мөмкинлекләре белән таныштылар. Шулай итеп, алар балчык-гаҗәеп табигый материал, җылы, йомшак, сыгылмалы, теләсә нәрсәгә әверелә алучы материал. Аннары әзер балчык пластларыннан балаларга брошкалар һәм кулоннар ясарга тәкъдим ителде. Инструктор тарафыннан эшнең барышы җентекләп күрсәтелде һәм куркынычсыз эш алымнары аңлатылды. Катнашучылар мөстәкыйль рәвештә шаблоннар ярдәмендә үзләренә ошаган фигураларны кистеләр, аларны гуашь белән буядылар һәм киптерергә куйдылар.
Дәрестә катнашучылар вакытны күңелле һәм кызыклы үткәрделәр, килеп чыккан эшләнмәләрдән канәгать калдылар, чөнки балчык белән эшләү нерв системасына яхшы тәэсир итә, ял итәсең, киеренкелекне төшерә. Балигъ булмаган балалар балчык белән эшләргә өйрәнде, иҗади сәләтләрен, күзаллауны, вак моториканы үстерделәр, чөнки әвәләү - кул хәрәкәтен бик яхшы координацияли, бармакларның нечкә моторикасын үстерү хисабына баланың сөйләм күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итә, образлы фикерләүне һәм караш формалаштыра.
Дәрес әз төркемле группаларда үткәрелде.