17 ноябрь көнне начар гадәтләрне кисәтү һәм тәмәке тартудан баш тарту көне кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 7 нче социаль участокта «Рәхмәт, тәмәке тартмыйм!» дип аталган чара үткәрде. Чара 12 балигъ булмаган яшүсмер арасында узды.
Белгеч яшүсмерләр арасында психотроп матдәләрнең җимергеч тәэсире, тәмәке катнашмалары, спайс һәм тәмәкенең яшь организмга зыяны турында профилактик әңгәмә үткәрде. Шулай ук, ул катнашучыларның игътибарын хәзерге вакытта нинди дә булса начар гадәт йогынтысына эләгүе бик тиз була: дөнья кызыктыргыч, шикле ләззәт белән тулы икәнлегенә юнәлдерде. Шуңа күрә вакытында: “Юк!” дип әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Белгеч чираттагы тапкыр Балаларга ышаныч телефоннарын искә төшерде, алар буенча тәмәке катнашмаларының таралуы турында аноним хәбәр калдырырга мөмкинлеген искәртте.
Ахырда яшүсмерләр сәламәт яшәү рәвешен алып бару, тәмәке һәм психотроп матдәләр тартудан баш тарту кирәклеге турында буклетлар алдылар. Шулай ук белгеч балаларны начар гадәтләрне хәзер ташларга өндәде, әлегә соң түгел дигән сүзләр белән очрашуны тәмамлады.