18 ноябрьдә балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» курсы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская «Дөрес булмаган аралашу» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чараның максаты булып әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашуның дөрес булмаган ысуллары турында төшенчә формалаштыру; вербаль булмаган компонентлар буенча башка кешенең торышын билгели белү сәләтен үстерү торды.
Дәрес барышында катнашучылар төрле уеннар һәм күнегүләр ясадылар, алар катнашучыларга кешеләр арасында нинди аралашу төрләре булуын, кешегә ни өчен дөрес аралашу кирәклеген аңларга ярдәм иттеләр. Шулай ук невербаль компонентлар буенча үз партнерларының торышын билгеләргә өйрәнделәр.
15 бала белән кече төркемнәр тарафыннан үткәрелгән дәрес катнашучыларга бик ошады. Алар белгечкә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.