Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияләнүчеләр «Яшьләр дулкыны"концертын карадылар

2021 елның 19 ноябре, җомга
ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йортында тәрбияләнүчеләр, бүген 2021 нче елның 19 нчы ноябрендә,тәрбияче Мөбәрәкова Э.В. белән бергә Шәмәрдән авыл мәдәният йортында "Яшьләр дулкыны"концертында булдылар. Чараның максаты: балаларда гүзәллек хисе тәрбияләү. Концерт бик шәп кунеле булды, балалар - бик талантлы иде! Атмосфера шулкадәр җанлы ки, 1,5 сәгать 15 минут кебек сизелми дә үтеп китте. Барысы да канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International