Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Рәмзилә Хафизова 13 нче социаль участокта балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында 18 нче ноябрьдә «Синең хокукың бар» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара балаларның хокуклары белән танышуга, хокукый культураны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәрескә 9 бала килде.
Дәрес танып-белү формасында узды, анда балалар реаль тормышта очрый торган хокукый мәсьәләләр турында фикер алыштылар, хокукый мәсьәләләр мисалында конкрет тормыш ситуацияләрен үзләре дә хәл итәргә тырыштылар. Белгеч балаларга һәр дәүләттә үз законнары, алар махсус китаплар - документлар җыентыкларына урнаштырылуы турында сөйләде. Шулай ук катнашучылар кеше хокуклары турында Декларация һәм конвенция, РФ һәм ТР Конституциясе белән таныштылар, аларның ни өчен кирәк булуын белделәр. Балаларга әлеге документларның төп нигезләмәләре аңлатылды. Белгеч шулай ук балаларга кылган гамәлләре өчен җаваплылык та, бурычлар да булуын аңлатты.
Дәрес ахырында барлык катнашучыларга балага яисә ата-анага ярдәм кирәк очракта, мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган телефон номерлары һәм адреслары язылган буклетлар тапшырылды.