ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

25 ноябрь 2021 елнын  ГКУ "Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат – йорты» нда Шайхиева Л. житэкчелегендэ  «Әнилэр бэйрэме» унаеннан стенгазета  ясау  чарасы уткэрелде.

Максат: Анага хөрмәт традициясен саклау.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Марта Камалова 23 ноябрь көнне 7 нче социаль участокта 19 балигъ булмаган бала арасында «Алтын гасыр» дигән мастер-класс үткәрде. Әлеге чара татар халкының мәдәниятенә карата кызыксыну уяту, кул эшләнмәләре ясау, катнашучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан үткәрелде.

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова 23 ноябрьдә шәһәрнең социаль участокларының берсендә «Ариадна җепләре» программасыннан «Мин һәм башкалар» дигән дәрес үткәрде. 12 бала катнашкан чараның максаты-дус, бердәм, сәламәт коллектив булдыру, коллективта үз-үзеңне билгеләүгә ярдәм итү.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева 24 ноябрь көнне балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча «Әйдәгез, аралашабыз» програмасы кысаларында “Уңыш агачы” дип аталган чара үткәрде. Чара иҗади фикерләү күнекмәләрен һәм позитив аралашу күнекмәләрен үстерүгә, үзенең эмоциональ халәтен күрсәтә белүгә юнәлдерелгән иде. Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.

24 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» программасы кысаларында шәһәр балалар китапханәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган РФ Президенты фонды грантына язылган «Социаль актив» проектында «Сәламәт/бәйле гаилә» дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чараның максаты булып гаиләдә бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау торды.

«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 24 ноябрьдә «Әкияттә кунакта» программасыннан «Нокта дусларын җыя» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар арасында коммуникатив осталыкны, кул бармакларының вак моторикасын үстерү максатыннан үткәрелде.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Балигъ булмаганнарга хокукый белем бирү эше кысаларында 23 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Хокукый белемнәр нигезләре» программасыннан «Төркемле хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.


22
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

19 нчы ноябрь көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү кысаларында «Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 12 баланы аларның хокуклары, аларны яклау алымнары һәм үз вазифалары белән таныштыру максатыннан оештырылды.

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ландыш Зарипова “Мәгълүмати навигатор” яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру технологияләре»н тормышка ашыру эше кысаларында 18 ноябрь көнне 12 балигъ булмаган бала өчен «Мәдәни тамырлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара яшүсмерләр тарафыннан медиапродукция җитештерүчеләре девальвацияләнә торган төп кешелек кыйммәтләрен аңлау, шул ук вакытта этномәдәни тәңгәллекне югалтмыйча, актив медиакулланучы булу сәләтен формалаштыру максатыннан үткәрелде.

19 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Бүлмә голләрен кышкы чорда тәрбияләү» дигән дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International