«Без сәламәт киләчәк өчен»

2021 елның 19 ноябре, җомга

Наркомания,ВИЧ/СПИД, җенси юл белән күчүче чирләрне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина «Сәламәтлек һәм яшьләр үсеше» курсы кысаларында 17 ноябрьдә «Без сәламәт киләчәк өчен»дигән темага лекция үткәрде. Түбән Кама муниципаль районы халкы арасында социаль-әһәмиятле авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында ВИЧ/СПИД/ җенси юл белән күчүче чирләрнең таралу проблемасына игътибарны җәлеп итү һәм хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан үткәрелгән чарада 15 яшүсмер катнашты.

Акциядә катнашучылар «Файдалы һәм зарарлы гадәтләр» дигән мәгълүмати буклетлар әзерләп, аларны халыкка өләшү өчен, Кама Аланы шәһәр тибындагы бистә урамнарына юл алдылар. Балалар, психотроп актив матдәләрнең зарарлы нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, яшьләргә буклетлар тапшырдылар, анда үз-үзеңнең, тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген кайгыртырга өндәүче сүзләр язылган иде.

Акция барышында 45 буклет таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International