«Куркыныч бату»

2021 елның 19 ноябре, җомга

18 ноябрьдә 12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Диләрә Борисова «Гомуми эш» гомумроссия проекты кысаларында балигъ булмаганнар арасында дәрес үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше һәм җаваплы гражданлык позициясенең әһәмиятен аңлауга юнәлтелгән «Куркыныч бату» дип аталган чара үткәрелде. Алкогольле әйберләр куллануның зыяны турында дөрес күзаллауга юнәлдерелгән чарада 12 бала катнашты.

Балаларга хәмернең зыяны турында сөйләү өчен, белгеч, спиртлы эчемлекләрнең кешеләрнең сәламәтлеген ничек җимерүен үз күзләре белән күрергә һәм аның белән бергә кеше организмы буенча гадәти булмаган маҗарага барырга тәкъдим итте. Мультфильмны карау вакытында балалар төп геройлар өчен борчылдылар һәм алар белән бергә уен формасында кеше организмының ничек оештырылуын, аның сәламәтлеген саклау өчен ничек эшләргә кирәклеген белделәр. Фильмны караганнан соң аның буенча фикер алышу булды: алкогольнең кеше физик сәламәтлегенә һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга йогынтысы турында тагын бер кат игътибар иттеләр.

Ахырда уртак нәтиҗә ясалды: аек һәм сәламәт тормыш алып барырга кирәк, шул чакта гына озак, актив һәм бәхетле яшәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International