Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева 24 ноябрь көнне балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча «Әйдәгез, аралашабыз» програмасы кысаларында “Уңыш агачы” дип аталган чара үткәрде. Чара иҗади фикерләү күнекмәләрен һәм позитив аралашу күнекмәләрен үстерүгә, үзенең эмоциональ халәтен күрсәтә белүгә юнәлдерелгән иде. Дәрестә 7 балигъ булмаган бала катнашты.
Чара башында белгеч балалар белән бердәмлек атмосферасын булдыруга, уңай кәефне күтәрүгә, эмоциональ халәтен белдерүгә юнәлдерелгән «Елмаю бүләк ит» дигән күнегү үткәрде. Балаларның кәефе шунда ук күтәрелде. «Тамчы - елга-океан» активатор күнегүе төркемдәге мөнәсәбәтләрне җайга салырга, коллективны берләштерергә ярдәм итте. Аннан соң һәр бала үз кулын кәгазьдә ясады, аны кисте, аңа үз исемен язды. Соңыннан катнашучылар бер-берсенә кәгазьдән ясалган кулларын тапшырдылар һәм аларга комплиментлар яздылар. Азактан куллар яңадан элеккеге хуҗаларына әйләнеп кайтты. Аларга язылган сүзләрне укып, балалар аларны «уңыш агачы» рәсеме төшерелгән ватман битенә беркеттеләр.
Саубуллашу күнегүендә катнашучылар бер-берсенә яхшы теләкләр теләделәр һәм дәрес бик уңай булды дигән нәтиҗәгә килделәр, алар бердәм командага берләштеләр, барысының да кәефләре күтәрелде.