19 нчы ноябрь көнне 12 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген кисәтү кысаларында «Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чара 12 баланы аларның хокуклары, аларны яклау алымнары һәм үз вазифалары белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Дәрес барышында катнашучылар һәр кешенең туганнан соң килә торган хокуклары белән таныштылар, аннары «белем алу хокукы», «тормышка хокук» һ.б. турында фикер алыштылар.
Очрашу ахырында белгеч балаларга 20 ноябрьдә Россия юристлары ассоциясенең Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы белән берлектә Бөтендөнья балалар көненә туры китерелгән Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыруы турында хәбәр итте.