«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 24 ноябрьдә «Әкияттә кунакта» программасыннан «Нокта дусларын җыя» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чара социаль хезмәт күрсәтүдә торучы мөмкинлекләре чикле балалар арасында коммуникатив осталыкны, кул бармакларының вак моторикасын үстерү максатыннан үткәрелде.
Дәрес башында балалар төркемдә алга таба бердәм эш алып бару өчен үзара мөнәсәбәтләрне һәм үзара аңлашуны җайга салу буенча активатор-күнегүләрдә катнаштылар. «Кечкенә күләмле нокталар һәм зур шарлар» арт-терапия күнегүендә катнашучылар башта пластилиннан кечкенә шарлар ясадылар, аннары пластилин өстәп аның күләмен арттырдылар. Шулай ук балалар гадәти булмаган нокталы рәсемнәрне буядылар. Бу күнегүләр вак моторика үсешенә, күзаллау, аңлау формаларын һәм күләмен үстерергә юнәлдерелгән иде.
Йомгаклау даирәсендә катнашучылар үз хис-тойгылары һәм үткәрелгән дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.