«Бүлмә голләрен кышкы чорда тәрбияләү»

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

19 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Луб Татарстан Республикасында социаль ярдәмгә мохтаҗ балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын тормышка ашыру эше кысаларында «Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе кабинетында «Бүлмә голләрен кышкы чорда тәрбияләү» дигән дәрес үткәрде.

Чараның максаты булып бүлмә гөлләрен, аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, тәрбияләү торды.

Беренче теоретик өлеш барышында белгеч һәм катнашучылар кышкы чорда бүлмә үсемлекләрен ничек дөрес итеп карау турында сөйләштеләр: дөрес яктырту, су сибү, тукландыру, температура режимнарын искә төшерделәр. Дәреснең практик өлешендә бүлмә гөлләрен карадылар, аларны корыган яфраклардан, коры чәчәкләрдән чистарттылар. Су сиптерер алдыннан җирне йомшарттылар һәм яфраклардан тузан сөрттеләр.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга кышкы чорда бүлмә үсемлекләрен карау кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International