Балигъ булмаганнарга хокукый белем бирү эше кысаларында 23 нче ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфия Байкова «Хокукый белемнәр нигезләре» программасыннан «Төркемле хокук бозулар өчен җаваплылык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәрестә 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Очрашу «җаваплылык», «хокукка каршы гамәлләр», «төркемләп хокук бозу» төшенчәләрен билгеләү белән башланды. Аннан соң белгеч балигъ булмаганнар арасында алар өчен җаваплылык төрләре турында сөйләде. Балалар дәрестә актив катнаштылар, үз фикерләре белән уртаклаштылар: «Яшүсмерләр еш кына үз гамәлләре турында уйламыйча, монда бернинди начар нәрсә дә юк дип төркемле хокук бозуга баралар”, “Килеп туган хәлдән чыгу юлын эзләгәнгә караганда, бәла-казаны булдырмый калу, һәрвакыт яхшырак” дигән фикерләрен җиткерделәр.
Дәрес ахырында катнашучыларга «Йогынтыга каршы торырга өйрәнәбез», «Мәҗбүр итү ситуациясе» күнегүләре тәкъдим ителде.
Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм вакытны файдалы итеп үткәрделәр. Дәрес коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан барлык куркынычсызлык чараларын үтәп кече төркемнәрдә узды.