«Өй хайваннары»

2021 елның 25 ноябре, пәнҗешәмбе

«Әни+бәби» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 25 ноябрь көнне «Өй хайваннары» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтелүче балалар һәм аларның ата-аналары катнашты. Дәреснең максаты булып балаларның йорт хайваннары турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, ата-аналарның психологик-педагогик грамоталылыгын арттыру торды.

Дәрес башында төркемдә алга таба бердәм эш өчен катнашучылар белән күнегүләр үткәрелде. Дәрес вакытында балалар йорт хайваннары белән йомшак уенчыклар ярдәмендә таныштылар, аларның ашауларын һәм кешеләргә нинди файда китерүләрен белделәр. Шулай ук балалар әниләре ярдәмендә йорт хайваннарын күңелле музыка астында пластилиннан ясадылар, аларның исемнәрен кабатладылар, алар белән кечкенә генә чыгыш оештырдылар. Әлеге күнегү вак моториканы үстерүгә һәм балаларның һәрьяклап үсешенә юнәлдерелгән иде.

Йомгаклау даирәсендә ата-аналар: "Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Нәрсәне үтәргә авыр булып чыкты һәм ни өчен?» кебек сорауларга җавап бирде. Психолог әниләргә дәрескә алган белемнәрен сабыйлары белән өйдә беркетергә киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International