«Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы геройлары»

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәре төзелүгә 55 ел тулуны бәйрәм итү чаралары кысаларында 29 ноябрьдә 3 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Шәһәрем урамнары» курсыннан «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы геройлары» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Герой-якташларыбыз, аларның батырлыклары һәм Ватанга мәхәббәт турында белемнәрен ныгыту, геройлар үрнәгендә патриотизм тәрбияләү максатыннан үткәрелгән чарада 11 бала катнашты.

Әлеге чарада белгечләр һәм балалар үзләренең Бөек Ватан сугышы геройлары турында булган белемнәрен искә төшерделәр һәм сөйләштеләр: Кайманов Н.Ф., Болодурин и.П., Гайнуллина Р.Х. турында, шулай ук белгеч балаларга Түбән Кама муниципаль районы авыл җирлекләрендә яшәүче геройлар турында сөйләде: Ибраһимов Г.И., Привалов Д.К., Абызов Г.А. һ. б. алар шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында үз халкын һәм илен немец илбасарларыннан сакладылар. Слайдларны карагач, балалар Бөек Ватан сугышы вакытында нинди яшьләр булуын, аларның нинди батырлыклар кылуларын, курыкмыйча, кыю рәвештә үз Ватаннарын саклауга баруларын күрә алдылар.

Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга үз герой-якташларын белергә, алардан үрнәк алырга, аларга охшаш булырга, шулай ук үз Ватаныңны яратырга кирәклеген искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International