26 нчы ноябрь көнне 13 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәмзилә Хафизова Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Тел – халыкның тере күңеле» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. 9 балигъ булмаган бала катнашкан әлеге чара туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну формалаштыруга, башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында белгеч һәм катнашучылар һәр халыкның үз Милли теле һәм мәдәнияте булуы, аларны өйрәнү кешегә үзенең кем икәнен аңларга, гореф-гадәтләрен саклап калырга өйрәтүе турында сөйләштеләр. Чарада төрле милләт балалары катнашты. Аларның туган телләрен, мәдәниятләрен яратулары куандыра. Балалар сүзләренә караганда, алар әти-әниләре, әбиләре белән туган телдә сөйләшәләр. Аннан соң балалар «Минем телем – минем горурлыгым» дигән викторинада катнаштылар.
Дәрес ахырында белгеч катнашучыларга үз телен һәм мәдәниятен сакларга, башка милләт кешеләренә хөрмәт белән карарга киңәш итте.