«Төрле биюләр көне»

2021 елның 26 ноябре, җомга

25 нче ноябрь көнне «Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Төрле биюләр көне» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Чарада социаль хезмәт күрсәтелүче 6 балигъ булмаган, шул исәптән, мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Максаты: эстетик тәм, көй астында биергә өйрәнү күнекмәләрен формалаштыру.

Төркем дәресендә катнашучылар көнчыгыш биюе белән таныштылар. Физик активлыкның теләсә кайсы төре кебек үк, көнчыгыш биюләре дә балалар өчен бик файдалы шөгыль булып тора. Балалар башта Көнчыгыш биюенең барлыкка килү тарихын, биюне башкару өчен костюм тарихын белделәр, хәрәкәтләр белән видеоролик карадылар. Аннан соң, педагог ярдәмендә балалар бию келәмендә һәм музыка астында биюнең төп хәрәкәтләрен өйрәнделәр.

«Биеп яшибез» түгәрәгенә даими йөргән балаларда музыкага кызыксыну уяна һәм ритм хисе үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International