Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Алия Малякова һәм Әлфинә Абдеева 23 һәм 24 ноябрьдә «Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү»дигән темага белем бирү семинарында катнаштылар.
Семинар Казан шәһәренең «РУМЦ «Төбәк укыту - методик үзәге» базасында узды, анда ике көн дәвамында белгечләр көндезге тренингларда катнаштылар, үзләренең һөнәри белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыттылар, балалар һәм өлкәннәр психологик торышын аңлауга нигезләнгән системалы алым кулланырга өйрәнделәр.
Социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге белгечләргә гаилә һәм балалар белән эшләү буенча Төмән шәһәре тәҗрибәсе тәкъдим ителде: гаиләләргә комплекслы ярдәм оештыру, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләү буенча инновацион проектлар һәм алымнар күрсәтелде. Мәйданчыкта катнашучылар Төмән шәһәренең «Гаилә» балигъ булмаганнар өчен төбәк социаль-тернәкләндерү үзәгенең эшен югары бәяләделәр.