ЯҢАЛЫКЛАР

25
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Җиңү Парады"

25 июнь көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Җәйге буяулар” дигән  күмәк  аппликация үткәрделәр.

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Балаларга укыйбыз” республика акциясендә актив катнашалар.

«Кайгырту» үзәге белгечләре «Россия көнен» бәйрәм итүгә багышланган рус сувениры - матрешкасы ясау буенча арт – терапия уздырдылар.

2020 елның 18 июнендә Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары «Наркотикларсыз тормыш» Республикада наркотикларга каршы акциясе кысаларында асфальтта «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! " дигән балалар рәсеме конкурсы үткәрделәр,  балаларның сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән оештырылды. Балалар әлеге проблемага үз карашларын белдереп, плакатлар һәм рәсемнәр ясадылар. Анда төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Стресс белән  идарә итү ысуллары» дигән темага мини-тренинг үткәрде.

23 июнь көнне  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә халык – ара олимпия көне кысаларында тәрбиячеләр “Сәламәт туклану сәяхәте” дип  исемләнгән  практик  шөгыль үткәрделәр.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү   үзәгендә 2020 елның 25нче июнендә тернәкләнүчеләр өчен «Мин яратам сине, Татарстан! исемле чара уздырылды. Тәрбияче Зарипова В.Ф.. слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде, тәрбияләнүчеләр алар турында әңгәмәдә катнаштылар. Аннары балалар  «Татар йорты» исемле музейда булдылар, анда татар халкы тарихы белән таныштылар. Бу чара балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шулай ук туган якка карата патриотик кәефне арттырды.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр уңыш җыя

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International