ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Солнышко» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2020 елның 25нче июнендә тернәкләнүчеләр өчен «Мин яратам сине, Татарстан! исемле чара уздырылды. Тәрбияче Зарипова В.Ф.. слайдларда Татарстан Республикасының барлыкка килү тарихын сөйләде һәм күрсәтте. Шулай ук республиканың төп истәлекле урыннары һәм байлыгы күрсәтелде, тәрбияләнүчеләр алар турында әңгәмәдә катнаштылар. Аннары балалар «Татар йорты» исемле музейда булдылар, анда татар халкы тарихы белән таныштылар. Бу чара балаларда бик күп уңай эмоцияләр уятты, шулай ук туган якка карата патриотик кәефне арттырды.