26 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында тәрбияче Шакирова А.Ж. "Без барыбыз бергә җыелабыз һәм әкиятләр дөньясына чумабыз"дип исемләнгән танып - белү-уен программасы үткәрде.
Максат:
- Балаларда күңелле кәеф булдыру.
- Персонажларны таныш әкиятләрдән белергә өйрәтү.
- Әкият геройларына карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
2020 елның 24 июнендә 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче, Балтачта яшәүче сугыш ветераны Гыйлван Гыйлмуллинга, Княбаш авылыннан тыл ветераны Рәбига Фәйзрахмановага, район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, соңгы эш урыннары һәм авыл җирлекләре исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Арчаның “ Өмет чаткысы” балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең оешканлыгын һәм уяулыгын арттыруга юнәлдерелгән даими рәвештә аңлату эшләре алып барыла.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында» дигән темага әнгәмә.
Агымдагы елның 22 июнендә өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә карамакта торучы сугыш ветераннары һәм социаль хезмәткәрләр Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булганнарның барысын да искә алып «Хәтер шәме» акциясе үткәрделәр.
Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Без үзебезнең киләчәк өчен тавыш бирәбез.
Халыкара балаларны яклау көне кысаларында 1 июнь көнне Питрәч муниципаль районындагы «Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, дистанцион рәвештә Zoom режимында, рус халык әкиятләрен укуга кызыксыну уяту максатыннан «Балачак - якты планета» дигән бәйрәм программасы үткәрделәр. Чара уен формасында узды, анда балалар табышмаклар, әкиятләр чиштеләр. Атмосфера игелекле һәм шатлыклы иде. Балалар бәйрәмдә актив катнаштылар.
«Волонтер» үзәге активистлары «Наркотикларсыз тормыш» дигән республика күләм наркотикларга каршы акциясе кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга һәм яшүсмерләрдә наркотикларга карата тискәре мөнәсәбәт булдыруга юнәлдерелгән «Сәламәт яшәү рәвешен яса» дип исемләнгән социаль акция уздырдылар. Волонтерлар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәп эстафетаны балаларга тапшырдылар.
«Балаларга сугыш турында» дигән презентация карагач, Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр «Балалар сугышны белмәсен» - дип нәтиҗә ясады.