Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Стресс белән идарә итү ысуллары» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларда стресс белән көрәшүнең гомуми принципларын формалаштыру, стресс ситуацияләрдә дөрес җавап бирү кагыйдәләре белән таныштыру, стрессларга бирешмәүчәнлекне арттыру.
Тренинг башында, темага кереп китү максаты белән «Исәнмесез, минем кәеф төсләре...» дигән күнегү ясалды. Тест узып, кемнең нинди стресста булуы ачыклангач, «Мин һәм стресс» дигән күнегүгә күчелде. Сулыш гимнастикасы, визуализация, үз-үзеңне программалаштыручы һәм кызыксындыручы, нерв-психик киеренкелекләрне һәм арыганлыкны бетерүгә ярдәм итә торган күнегүләр башкарылды.
Тренинг нәтиҗәсендә ышанычлы атмосфера барлыкка килде. Тренинг психик киеренкелекне һәм арыганлыкны кисәтүнең нинди ысуллары булуы турында фикер алышу белән тәмамланды.
Тренингта биш кеше катнашты.