25 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр “Җәйге буяулар” дигән күмәк аппликация үткәрделәр.
Кызыл җәй килде, ә үзе белән якты буяулар алып килде, ул болыннарны, урамнарны, йортларны чуар төсләргә буяды. Якты җәйге буяулар безне болытлы көннәрдә дә сөендерсен өчен тәрбиячеләр үзәктә тәрбияләнүчеләр белән “Җәйге буяулар” дигән күмәк аппликация ясадылар. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертергә тырышты. Балалар алдан әзерләнгән чәчәкләрне бик теләп ябыштырдылар. Балалар бу бурычны бик яхшы үтәделәр.