Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр уңыш җыя

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

«Өлкән буын» төбәк проектын, «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында актив рәвештә Хезмәт терапиясенең төрле формалары кертелә, шуларның берсе - теплицада хезмәт терапиясе белән шөгыльләнү. Бакчачылыкны яратучылар, Федая Долгихз, Нина Майорова, Владимир Долгих, яз буе үсентеләрне яратып үстерделәр. Хәзер теплицадагы үсемлекләрне карарга вакыт җитте. Бүген алар үстергән яшелчә культуралары беренче уңыш бирә инде Ә әби-бабайларның өстәлендә хәзер һәрвакыт саф яшеллек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International