23 июнь көнне “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә халык – ара олимпия көне кысаларында тәрбиячеләр “Сәламәт туклану сәяхәте” дип исемләнгән практик шөгыль үткәрделәр.
Шөгыльнең максаты сәламәт яшәү рәвеше турында балаларның белемнәрен системалаштыру, сәламәтлекне ничек саклау һәм ныгытуга әһәмият бирү.
Яхшы һәм дөрес туклануның сәламәтлеккә тәэсире, зыянлы файдасыз ризыклардан баш тартырга кирәклеген аңлату.
Шөгыль ахырында балалар тозлы камырдан файдалы ризыклар әвәләделәр.