"Мәрхәмәтле йөрәк" үзәге белгечләре акциядә катнашалар

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре “Балаларга укыйбыз” республика акциясендә актив катнашалар. Бу акция гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаиләдә матур әдәбият әсәрләрен уку традицияләрен үстерү, баланың уңышлы, социаль актив шәхесен формалаштыруда китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Белгечләр балаларны татар һәм рус халык әкиятләре, балалар өчен язылган хикәяләр белән таныштыралар.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International