ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш бүлекчәсе белгече Калугина Наталья һәм психолог Сәйфиева Римма «Җәмәгатьчелекне ныгыту» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Бөгелмә шәһәренең бер социаль участогында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең балигъ булмаган алучылары белән «Сәламәтле җәй» дигән чара үткәрделәр.

Яңа COVID – 19 коронавирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкән кешеләрне профилактик медицина тикшерү һәм диспансеризация уздыру вакытлыча тукталу сәбәпле, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Өлкән буын” федераль проектының “Демография” милли проекты кысаларында сатып алынган автотранспортны Зәй муниципаль районында яшәүче 65 яшьән өлкән кешеләргә дарулар, медицина әйберләре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар китерү өчен куллана.


22
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Яңа Чишмә районында ялгыз яшәүчеләрне йөреп чыгу.

Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәге белгечләре районда  70 яшьтән узган ялгыз яшәүчеләрне йореп чыгу эшен дәвам итә. 

Зәй муниципаль районындагы “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәһәрнең үзәк өлешеннән читтә урнашкан территориядә социаль патронаждагы һәм ведомство учетында торучы гаиләләргә чыгуларын дәвам итәләр.

21 июль көнне социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан  гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне төзәтүгә һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән “Минем йортым” дигән чара оештырылды.

Арчаның «Өмет чаткысы»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен бөек галим, физик, атом-төшче Сахаров Андрей Дмитриевичның тууына 100 ел тулуга багышланган чара уздырылды. 

2020 елның июлендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз клиентлары өчен «Россиянең сугышчан даны – ил тарихы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

    2020 елның 22 июлендә Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйзәтуллина Рәфисә Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахмнов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы инспекторы Ринат Гариповлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Хәзерге вакытта инвалидлык, каты авырулар нәтиҗәсендә тормыш эшчәнлекләре чикләнгән  өлкән яшьтәге кешеләр санын ел саен арттыру проблемасы актуальләшә бара. Өлкән кешеләр һәм инвалидлар теге яки бу хроник авыру белән бәйле медицина ярдәме белән беррәттән тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән чараларга да мохтаҗ.

Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан, Зәй муниципаль районын “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  базасында “Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе” эшли.

Районнарда әлеге мәктәпләрне оештыру  “Демография”милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын тормышка ашыру чараларының берсе булып тора.

2020 елның 22 июлендә аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары өчен дәрес узды.

2020 елның  22 июлендә  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” дигән  викторина үткәрелде.

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Кызыклы  шөгыльләр” клубында «Скрэблл» исемле өстәл уены белән танышу үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International