Яңа COVID – 19 коронавирус авыруы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, 65 яшьтән өлкән кешеләрне профилактик медицина тикшерү һәм диспансеризация уздыру вакытлыча тукталу сәбәпле, “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Өлкән буын” федераль проектының “Демография” милли проекты кысаларында сатып алынган автотранспортны Зәй муниципаль районында яшәүче 65 яшьән өлкән кешеләргә дарулар, медицина әйберләре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-яраклар китерү өчен куллана. Бу ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре автотранспортының 65 яшьән өлкәнрәк кешеләргә өйләренә дарулар, медицина әйберләре, азык-төлек продуктлары һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр илтүнең вакытлыча тәртибе” боерыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Бу хезмәттән 65+категориясенә караган ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар, ташламалы дарулар белән тәэмин итү программасы буенча дару препаратларын алу хокукына ия затлар бушлай файдалана ала.
Әлеге хезмәт турында тулырак “Без ярдәм итәчәкбез!” кайнар линиясенә- телефон номеры-8(843) 598 3 598 яки “Радость” үзәгенә -телефон номеры – 8(85558) 2 82 19 белергә мөмкин