2020 елның 22 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Файдалы һәм зарарлы гадәтләр” дигән викторина үткәрелде.
Әлеге дәреснең максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында күзаллаулар формалаштыру, аналитик сәләтләрне үстерү, чагыштыру, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау торды.
Дәрес тәрбияченең кереш әңгәмәсеннән башланды. Ул нәрсә ул зарарлы гадәтләр һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләде. “Файдалы – зарарлы” уенын уйнадылар. Аннан соң балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Җаваплар буенча фикер алыштылар һәм үз фикерләрен әйттеләр. “Тәмәке тартканда нәрсә була?”, «Алкоголь», “Токсикомания- кеше сәламәтлеге өчен агу” дигән хикәяләр тыңладылар.
Дәрес ахырында балалар файдалы гадәтләр: чыныгу, спорт белән шөгылләнү, дөрес туклану турында бергәләп нәтиҗә ясадылар.