Зәй муниципаль районындагы “Радость”халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре шәһәрнең үзәк өлешеннән читтә урнашкан территориядә социаль патронаждагы һәм ведомство учетында торучы гаиләләргә чыгуларын дәвам итәләр.
21 июль көнне социаль педагоглар һәм психологлар тарафыннан гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне төзәтүгә һәм гаиләнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән “Минем йортым” дигән чара оештырылды.
Дәрестә гаилә әгъзаларының психологик портретлары анализланды, гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә төзәтмәләр кертелде. “Мин яши торган йорт” темасына дискуссия тәмамлангач, катнашучылар түбәндәге нәтиҗәгә килделәр: “Йорт – һәр кеше тормышының зур өлеше"
Дәрес ахырында үзебездәге үзгәрешләрне бәяләргә, шәхси үсеш юлларын планлаштырырга, планнар төзергә ярдәм итүче техникалар тәкъдим ителде. Әлеге техникалар үзеңнең көчле һәм көчсез якларыңны аңларга, тормыш сценарийлары һәм катлаулы хәлләрдән чыгу юллары турында уйланырга ярдәм итә.