Россиянең сугышчан даны - ил тарихы

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

2020 елның июлендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре үз клиентлары өчен «Россиянең сугышчан даны – ил тарихы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.

Социаль хезмәткәрләр әлеге әңгәмәләрне социаль хезмәт алучыларның шәхси ихтыяҗларын исәпкә алып үткәрделәр. Ир-атлар данлы сугышлар: 1709 елда шведлар белән Полтава сугышы, 1944 елда «Багратион» операциясендә Минск шәһәрен фашист илбасарларыннан азат итү видеосюжетларын карауны өстен күрде. Ә хатын-кызлар – тыл хезмәтчәннәре 1944 елның 13 июлендә Литва башкаласы Вильнюс шәһәрен фашистлардан азат итү турында тематик китаплар карадылар.

Өлкән буын вәкилләре Бөек Ватан сугышы, ачы югалту һәм авыр физик хезмәт, озак көтелгән Җиңү турында  истәлекләр белән дә уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International