Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйзәтуллина Рәфисә Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

2020 елның 22 июлендә Янгул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйзәтуллина Рәфисә Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Балтач муниципаль районы башлыгы  урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башлыгы Ранил Габдрахмнов, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы инспекторы Ринат Гариповлар да юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

   Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, сонгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнәндә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

   Рәфисә Гыйзәтуллина озак еллар колхохда эшләгән. Хәзерге вакытта уллары Мәсхүт һәм Фәрхәт тәрбиясендә яши.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International