Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Кызыклы шөгыльләр” клубында «Скрэблл» исемле өстәл уены белән танышу үткәрде.
Чараның максаты: интеллектуаль сәләтләрне саклау һәм үстерү, сүзлек запасын баету, әйләнә-тирә мохитне киңәйтү, гаилә һәм дуслар даирәсендә кызыклы ял уздыру.
80 ел элек америка архитекторы Альфред Баттс уйлап тапкан «Скрэблл» өстәл уены хәзерге көндә дә, дөнья күләмендә, балалар һәм өлкәннәр арасында популяр булып кала бирә. Уенда ике, өч, дүрт уенчы катнаша ала. Бу уен, кроссворд уенындагы кебек, үзара бәйләнешле сүзләр төзүдән тора, анда очколар буенча төрле кыйммәткә ия булган хәрефләр белән файдаланып, иң күп очко җыярга кирәк.
Белгеч уен кагыйдәләрен аңлатты һәм очколарны арттырып, катнашучыны җиңүгә китерә торган төрле комбинацияләрне күрсәтте. Социаль хезмәт алучыларны яңа уен бик кызыксындырды Алар өч һәм дүрт хәрефтән торган сүзләр уйлап таптылар, очколарын санап бардылар һәм кирәккәндә сүзлекләр кулландылар. Уен барышында бер катнашучы унбер хәрефтән сүз төзи алды, моңа барысы да гаҗәпләнделәр. Социальхезмәт алучылар ,чара турында фикер алышканда, «Скрэблл» уены ошаганын билгеләпүттеләр: ул үзенә җәлеп итеп торучы, мавыктыргыч, танып белү сәләтен үстерүдә ярдәм итүче һәм берләштерүче шөгыль дә булып тора. Өлкән буын вәкилләренең берсе мондый уенны оныкларына бүләк итәргә теләге туганын да белдерде.