2020 нче елның 22 нче июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында балаларның саләмәтлеген ныгыту максатыннан тәрбияче Гилемханова Алсу Ринатовна тренажёрда күнегүләр үткәрде.
Борын-борыннан, йога кешегә яшьлек һәм озак еллар сакланучы шәп сәламәтлек бүләк итә дип санала.
«Файдалы ял» программасын тормышка ашыру кысаларында 2020 елның 21 июлендә Карадуган авыл җирлегенең социаль участогында профилактика субъектлары тарафыннан чираттагы чара үткәрелде.
17 июль көнне «Яшүсмер 2020» ведомствоара профилактик операциясендә «Каникуллар» ның 2 этабын үткәрү кысаларында Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эш үткәрделәр.
21-нче июль көнне ДКО «Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында» тәрбияче Исмәгыйлова. Э.Х. җитәкчелегендә карантин кагыйдәләрен ничек үтәргә кирәклеген өйрәтү максатыннан «Шәхси гигиена» дигән тема астында чара оештырылды.
2020 елның 20 июлендә, «Яшүсмер 2020» ведомствоара профилактик операциясендә «Каникуллар» ның 2 этабын үткәрү кысаларында, Питрәч муниципаль районы «Кайгырту» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балалар шәһәрчеге территориясендә, балигъ булмаган балалар белән асфальтта «Безнең Җиңү!» рәсем конкурсы үткәрелде
2020 елның 21 июлендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр балалар өчен “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф- гадәтләре һәм традицияләре” темасына интерактив экскурсия үткәрделәр.
2020 елның 21 июлендә Яңа Чишмә районы “Кайгырту” үзәгендә социаль-реабилитацион консилиумның чираттагыутырышы узды.
«Мобиль бригада» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Балтачның «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Наталья Ермалаеваның торак йортын җыештыру буенча эш оештырдылар.
Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры узды